Укучылар фәнни эш белән кызыксына
Шушы көннәрдә 9 нчы мәктәптә сәләтле өлкән сыйныф укучыларының фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда районның 14 мәктәбеннән 29 эш тыңланды.
Табигый-фәнни юнәлештә "Буревестник" экотурклубыннан Рания Мәрданшина һәм Аделия Мусина; гуманитар-агарту юнәлешендә Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән Алена Колесова, Розалина Нуруллина, Эльвина Фәттахова, Лиана Шәрифуллина җиңде.